Аулак й что за праздник

Аулак өй.
методическая разработка по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Максат: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән

таныштыруны дәвам итү; балаларда бу гореф

гадәтләргә,йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,милли

җырлы- биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата

хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә-чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар

белән чашкалар, йон эрли торган каба .

Бәйрәм барышы.

Әби йон эрләп утыра,кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра.Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби: Кызым, ишектә кеше бар бугай, бар әле кара.

Кыз: Ярый, әбекәй

Исәнләшеп күрше әби керә.

Күрше әби: Исәнмесез, саумысез! Нишләп ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне белеп чыгыйм әле дигән идем..

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең әле. Балалар да кунакка киткән иде. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар) Менә онык белән икәү боегып тик утырабыз .Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

Күрше әби: Шулай шул бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Әбекәй, нәрсә соң ул аулак өй ? Ул ничек була ? Сөйлә әле безгә дә.

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: әбекәй,бабакай безгә дә өйрәтегез шул вакытта уйнаган уеннарыгызны,җыр- биюләрегезне.

Әби: бик рәхәтләнеп. Менә нәкъ бүген әниләрегез Актанышка кунакка китте.Әйдәгез аулак өй ясап үткәннәрне искә төшереп алабыз

Күрше әби: Дөрестән дә, без аларны

Искә төшерик әле.

Халык йоласын кайтарып,

Бер уйнап алыйк әле.

Кыз: Башкаларга сиздермәгез,кызлар

Бүген бездә аулак өй

Китте бүген кунакка

Әби: кызым, тиз генә өйне тәртипкә китереп куй әле. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш.

Күрше әби: Бәрәч, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал кызым кунакларны.

А.Б. Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул- тормыш үзәге,

Дуслык бит ул- бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

( Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)

Күрше әби: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребеәдә тизрәк эшләнер ,күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле үзебезнең “Туган тел” ебезне җырлыйк.(җыр башкарыла)

Әби: Кызлар, без бергә жыелгач төрле уеннар уйныйк идек.Әйдәгез борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.

Уен: “Йөзек салыш”

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

(кара-каршы җырлау) “Челтәрле”

Әби: И,безнең яшьләр дә бик булдыра икән! Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйныйк идек. Мәсәлән: “Капкалы” “Ачык авыз” “Такмак әйтү” “Тәгәрәтешле” һәм башка төрле уеннар.

Кыз: Әйдәгез без дә “ Капкалы “ уенын уйныйбыз.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасын

Уен: “ Капкалы”

Уйныйбыз да,җырлыйбыз да

Алсу гөлләр чәчәк атсын,

Йөргән юлларыгыз да.

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Җырлыйк әле,җырлыйк әле.

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

Җыр: “бию такмаклары”

Барысы да шундый уңган

Барысы да шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп

Ә хәзер биеп алыйк әле

Сезне матур бии,диләр,

Биетеп карыйк әле.

Кызлар башкаруында татар биюе.

Тургайлар парлы була

Кем уенда парсыз кала

Шундук җәзасын ала.

Уен: “ Чума үрдәк”

Күрше әби:Йөрәкләрне җилкетә торган көй.Белмим ничек түзәргә?

Бас бас катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби: Җитәр,җитәр уздырдың

Бигрәк тузан туздырдың

Күрше әби: Әбиеңнең кәҗәсе

Мин монда нәмәстәгә.

(икәүләп бииләр.балалар кул чабып тора)

Чакырыйк без кызларны

Бергә-бергә җырлыйк әле

Без яраткан җырларны

Әйдә,дуслар җырлыйк әле

Ал чәчәк күк яшик әле

Җыр: “Шома бас”

Әйдә барыйк кибеткә

Көмеш алыйк йөзеккә

Ни кылансаң, шул килешә

Безнең кебек егеткә

Малайлар башкаруында “Чын егетләр “биюе

Җыр “Әпипә”

А.Б. Безнең балалар элекке җыр-биюләр белән бергә хәзерге биюләрне дә бик оста башкаралар. Хәзер безнең кызларыбыз үзләренең биюләрен тәкъдим итәләр

Ритмик бию

Уеннар бит дусларым,

Витамин кебек алар.

Йөрәкләргә көч бирә.

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем-татар теле бар

Чал тарихлы горур кешеләр без,

Тынмас моң бар безнең каннарда

Ата-бабай мирас иткән сыман

Дәвам итәр юлын без бар да

Яңартабыз хәзер көннән- көн

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Әби : Рәхмәт,рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Кыз: (телефоннан сөйләшә) Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта!

Әби: Балалар өйне тәртипкә китереп куегыз! (балалар өй җыештыралар)

А.Б. Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште.Ярый әле кергәнмен. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый,аларны дәвам иттерүчеләребез бар.Рәхмәт сезгә,балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып,кайгы,хәзрәтсез яшәргә язсын! Мин чыгыйм инде,исән- имин торыгыз.Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт.Хушыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф — гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг.

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай.

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы.

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана.

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х.

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл.

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы.

Источник статьи: http://nsportal.ru/detskiy-sad/scenarii-prazdnikov/2013/05/23/aulak-oy

Сценарий фольклорного вечера «Аулак өй».
материал по теме

Сценарий специально написан для проведения вечеров с русскоязычными учениками.

Скачать:

Вложение Размер
сценарий 25.89 КБ

Предварительный просмотр:

( Татар тарихы һәм мәдәните елы уңае белән үткәрелгән фольклор кичәсе)

Авыл өе күренеше.

Әни 🙁 кунакка бару өчен киенгән) Кызым,без кодаларга кунакка барабыз.Әтиең ат җигә.Әбиең мунча керә.Чыккач мәтрүшкәләр салып чәй эчертерсең.Без,алла боерса,иртәгә кичкә кайтып җитәрбез.Әйбәт кенә торыгыз,яме.

Гөлҗамал: Әнием,син бер дә борчылма.Мин инде җиткән кыз.Бар эшне дә беләм.

Әни: Шулай,кызым,шулай.Тик алай да да тәртипле була күрегез.Аулак өйгә иптәш кызларың килми калмас.Әбиеңә дә күз-колак бул.

Гөлҗамал: Борчылма,әнием.Без кызлар белән чигү чигеп кенә утырабыз.

Әни: Ярар,кызым,үзегез карагыз инде.Ходай сезгә әдәплелек бирсен.Аллага тапшырып кузгалыйк без. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.Биссмиләһи,тәвәкәлтү галләләһ.Вәлә хәүлә вәлә куәттә иллә билләһ.

Гөлҗамал: Исән-сау йөреп кайтыгыз,әнием,хәерле юллар.

Гөлҗамал әнисен озата.

Гөлҗамал: Кызлар зарыгып беткәннәрдер инде. Кая тиз генә Гөлбикәләргә кереп чыгыйм әле. (китә).

Әби керә.Кулында сөлге,себерке.

Әби: Һай мунчасы да мунчасы,шундый эссе,шундый парлы булды.Кияү шәп яга шул минем мунчаны.Рәхәтләнеп чабындым,рәхмәт төшкере.Уф,җиде кат тирем чыкты,валлаһи.Кызым,Бибиҗамал,син кайда?Өйдә юк, ахыры.Иптәш кызына чапкандыр инде.Кая чәй куеп эчим әле.

Самовар алып керә.Чәй эчә.

Гөлҗамал: И-и,әби җаным чыгып та җиттеңмени? Өч сәгать тә булмады бит әле.Мунча шәп булдымы?Рәхәтләнеп чабындыңмы?

Әби: Яшь чактагы шикелле өчәр-дүртәр сәгать юынып булмый хәзер,кызым,хәл китә.Җәйгә туксан суга бит инде,алла боерса.

Гөлҗамал: Әби, сине Бәдерниса күршең үзләренә чакырды әле.Телевизорым ватылды,сөйләшеп утырырбыз ди.

Әби: Шулаймыни? Бигрәк хәйләкәр инде үзең,нәкъ үземә охшагансың.Бәдернисаны да көйләп куйгансың.Керәм,кызым,керәм.Сезнең янда убырлы карчык булып утырыр хәлем юк.Җыелыгыз аулак өйгә.Яшь чакта уйнап-көлеп калыгыз.Тик артыгын шаярышмагыз.Җегетләр дә киләме соң?

Гөлҗамал: Син бигрәк инде,әбием.Кызлар гына килә.Чигү чигеп утырырбыз дигән идек.

Әби 🙁 хәйләкәр елмаеп )Шулаймыни? И-и,менә без яшь чакта була иде ул аулак өйләр.Үзем мут идем,чибәр идем.Бабаңны да шул аулак өйдә үземә караткан идем.И-и гомерләр.Хәзер телевизордан гына күрергә калды шул.

Әби киенә.Кыз аңа булыша.

Әби: Коръәнемне дә алыйм әле.Бәдернисага аятьләр укырым.Тәки үзе өйрәнә алмады.( Чыга.Кыз аны озата).

Гөлҗамал: Дусларым да килеп җитәр инде.Мичтәге бәлешләрне карыйм әле.Көеп бетмәсеннәр тагы.( өйнең кече ягына кереп китә).

Күрше кызы Гөлбикә керә.Кул эшләре тоткан.

Гөлбикә: Дустым,мин килеп җиттем.Ау-у,син кайда?Әллә өйдә юк инде?( Көзге каршына килеп төзәтенә,чәчләрен сыпыра ).Мин матур,мин чибәр. күрсәң гайрәтең чигәр.

Гөлҗамал: Кердеңме,дустым.Менә шәп булган.Әйдә азрак миңа булышырсың.

Гөлбикә: Егетләр белә микән сездә аулак өй икәнен?Анда кунак егеттә килгән ди әле Шакирҗаннарга.

Гөлҗамал: Белмәсләр ул мут күзләр.Әле бая кызлар чакырырга барганда Шакир “Аулак өйгә без дә киләбез” дип артымнан кычкырып калды.

Бибиҗамал керә.Шаярып җырлап-биеп такмак әйтә.

Бибиҗамал: Аулак өйгә чакыргансыз,

Бәлешегез пешәме? Кызлар,егетләр килер микән?

Гөлҗамал. Килмәсәләр,кирәкләре бер тиен.

Бибиҗамал: Алай димә,Гөлкәй. Алар килсә күңелле була ул.Такмаклар әйтешербез.Бүләкләр дә алып килерләр.

Сәрбиҗамал керә.Бәйләү,чигү әйберләрен тоткан.

Гөлҗамал: Килеп җиттеңме дустым?

Сәрбиҗамал: Җегетләрегез кайда кызлар? Үзегез генә утырырга калдыгызмыни?

Гөлбикә: Сәрбинең һаман шул җегет булыр инде.Туймадың шул әтрәк әләмнәрдән.

Хөббиҗамал керә.Кулында зур төенчек .

Хөббиҗамал: Чакырмасагыз да килдем әле.Нигә сез мине һаман читкә кагасыз?

Бибиҗамал: Әйдә,әйдә Хөббиҗамал,чакырган җиргә генә килмиләр.Менә килгәнсең бит әле.

Хөббиҗамал: Килдем шул,әллә килмәс дип уйлаган идегезме? Минем кай җирем сездән ким?Артыграк та әле.Киемнәрем дә сезнеке ише генә түгел.Менә бу шәлъяулыкны әти кичә генә Әтнә базарыннан алып кайтты.Матурмы,күзегез кызамы?

Бибиҗамал: Матур инде матур,печән кибәне өстенә ябып куйган ефәк кебек.

Гөлҗамал: Кызлар,чүбек чәйнәп май чыкмас.Әйдәгез,менә шушы каз каурыйларын сыдырып алыйк әле.

Кызлар: ( җырлый-җырлый каз каурые сыдыралар ).

Каз канаты каурый-каурый

Сәлам язарга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу дөнья нигә ярый.

Хөббиҗамал: Гел җырлап кына утырып булмас монда.Бәйләвемне бәйләп бетерәсе дә бар әле .(кулына бәйләү әйберләрен ала).

Тышта әче итеп сызгырган тавыш ишетелә.

Хөббиҗамал: Беттек!Егетләр!( кулындагы йомгагы тәгәрәп китә).

Кызлар тыз-быз киләләр.Киемнәрен төзәтәләр.Көзге каршында мәж киләләр.Күңелле музыка.

Урамнан егетләр җыры ишетелә:

Әйдә барыйк,кызлар карыйк,

Аяз көнне яшен суксын,

Егетләр тәрәзә гә шакыйлар :

-Кызлар-йолдызлар,былбыл кошлар,аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк-юк ,кертмибез.

Егетләр : Кертегез инде Без почмакта гына утырып торырбыз.Гөлҗамал,ач инде.

Гөлҗамал : Ач булсаң,ашап кил.

Егетләр: Кертмәсәгез,ялынмыйбыз.Түбән очка китәбез.Анда да аулак өй.

Бибиҗамал : Барыгыз,бар.Анда сезне күптән көтәләр инде.

Гөлҗамал: Каз тәпие бәлеше пешереп.

Егетләр җырлый : Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел.

Кая барсак та батарбыз.

Күгәргән калай түгел.

Кызлар җырлый : Ишек алды ак балчык,

Ак балчыктан атлап чык.

Сез дә әллә кемнәр түгел,

Бераз гына мактанчык.

Егетләр җырлый: Биек тауның башларында,

Йөри болан баласы.

Чәчен тарап үрә белми,

Шуны мактый апасы.

Кызлар җырлый: Аклы күлмәк әрәм була

Бик исебез китми әле

Егетләр хәйләгә керешә.Бер егетне кыз итеп киендерәләр дә кызларга дәшәләр :

-Кызлар,монда кунак кызы басып тора.Нишләп аны кертмисез? Күрше авылның бик оста биюче кызы диләр аны.

Бибиҗамал: Кунак кызы керсен,биеп күрсәтсен .(“кунак кыз”ны кертәләр)

Гөлҗамал :Каян килдең?

Егет:( нечкә тавыш белән) Түбән Орыдан.

Бибиҗамал: Алай оста биюче булгач биеп тә күрсәт инде.Әйдә без такмак әйтеп торабыз.(кызлар такмак әйтә,егет бии башлый).

Күз тимәсен үзенә.

Яшел чирәм үсеп тора,

Аяк баскан эзенә.

Бас,бас катырак бас,

Сындыр идән тактасын.

Сындырсаң идән тактасын,

Кияү түләр акчасын.

(Кызлар кулга кул тотынышып басалар һәм түгәрәк ясап әйләнеп бииләр).

Без дә басарбыз әле.

Өстәлләргә кызыл җәеп,

Туйлар ясарбыз әле.

Кыз булып киенгән егет,кызлар биегәндә тиз генә барып ишекне ача.Берәм-берәм егетләр керәләр.

Шакирҗан : Сәлам сезләргә,кара күзләргә,нурлы йөзләргә.

Кызлар : Сәламегезне алдык,кесәгә салдык.

Гөлбикә: Егетләр,ишек ялыгыз юкмы әллә? Ишек ялын түләми кертмибез без.

Закир : Ял? Ул бездә бар.Мә,ал.

Егетләр кызларга кәнфитләр, прәннекләр, чикләвекләр өләшеп чыгалар.Кызлар көлешә-көлешә күчтәнәчләрне алалар.Егетләргә рәхмәт әйтәләр.

Габдулла:( каз каурыйларын күреп) Кызлар, казларыгыз симез булдымы соң?

Бибиҗамал :Быел казлар уңды,бик симез.

Габдулла: Бәхетегез дә булсын тигез!

Кызлар-егетләр бергәләп”Басма өстендә каз-үрдәк”җырын башкаралар.Егетләр “бак-бак”дип,кызлар”кыйгак-кыйгак”ны аерып кычкырып җырлыйлар .

Гөлбикә: Әйдәгез,йөзек салыш уйныйбыз!

Йөзек салыш уены башлана.Яшләр тезелешеп утыралар,берәү” Йөзек салучы” була.Ул кулларын кушучлап утырган кешеләрнең барысына да йөзек салып чыга.Йөзекнең кемгә туры килүен берәү дә сизмәскә тиеш.Аннан соң үзе бер кырыйга китеп:”Йөзек кемдә,сикереп чык”,-ди.Йөзекле кеше сикереп торганда ике як күршесенең берсе тотып кала алса,йөзекле кешегә җәза бирелә.Мәсәлән:әтәч булып кычкырырга,ат булып кешнәргә,биергә,җырларга һ.б.ш.Уеннар барышында кызлар,егетләр бер-берсенә бүләкләр бирешәләр.

Бибиҗамал: Әйдәгез,инде табышмаклы уен уйнап алабыз.Түгәрәкләнеп басыгыз әле.( түгәрәкләнеп басалар).

Бибиҗамал: (кулларын күтәреп ) Очты-очты каргалар очты.

Барысы да кулларын күтәрәләр .

Бибиҗамал: Очты-очты арбалар очты.( кулларын өскә күтәрә.Габдулла да ялгышып кулын күтәрә). Ялгышты,ялгышты.Нишләтәбез Габдулланы?

Гөлбикә: Борыны белән кар алып керсен!

Бибиҗамал: Яле ,Габдулла,күрсәт тапкырлыгыңны.

Габдулла : Сез дигәндә аяк идәндә.Хәзер алып керәбез аны.( чыгып китә,аяк киеменең башына эләктереп кар алып керә).

Шакир 🙁 күкрәк кагып) Күрдегезме безнең егетләрне.

Уен дәвам итә.Ялгышып кул күтәрүчегә тагын шундыйрак җәзалар бирәләр.Мәсәлән: Башыңны түшәмгә тидер!(Бүреген түшәмгә тидереп ала).Елаучының күз яшен сөрт!(Тәрәзә парын сөртә һ.б.)

Гөлҗамал: Уф,арытты.Инде бераз ял итеп чәй эчеп алмыйбызмы кызлар?

Хөббиҗамал :Минем күптән ашыйсым килә инде.

Шакир: Без чәйләп утырмабыз инде кызлар.Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та без тайыйк.

Егетләр җырлый: Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Кайтып китәргә кирәк.

Гөлҗамал егетләргә бәлеш чыгарып бирә.Егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр .

Бибиҗамал 🙁 шаярып күз яшьләрен сөртә) Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч.

Хөббиҗамал: Аның каравы рәхәтләнеп чәй эчәбез хәзер.

Гөлҗамал: Кызлар,әйдә булышыгыз.( Күңелле музыка башлана.Кызлар чыр-чу килеп өстәл әзерлиләр).

Гөлбикә: Бигрәк күңелле булды.Рәхмәт инде Гөлҗамал.

Гөлҗамал: Кисегез бәлешне.( тамашачыларга) Ә сезгә күңелле булдымы,ошадымы аулак өй.Ошаса,иртәгә Нурияләрдә аулак өй.Тагын килерсез яме .( Күмәк җыр.”Аулак өй”).

Источник статьи: http://nsportal.ru/shkola/stsenarii-prazdnikov/library/2012/12/21/stsenariy-folklornogo-vechera-aulak-oy

Читайте также:  Праздник по экологии для начальных классов
Оцените статью